kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Анагызны сатып җибәримме?

Хәзер кешенең тамагы да тук, өсте дә бөтен. Тагын әллә нәрсәләре тук, әллә нәрсәләре бөтен. Күңеле генә китек. Ну, менә син «жигули»да йөрисең, ә сул як күршең — «некси»да. Тырышасың инде, син дә шуныйны ук алып утырасың, кешедән калышып булмый ич. Булды, алдың, теләгеңә ирештең, син кешедән ким түгел – хәзер тынычланырга, ял итәргә дә мөмкин. Кайтып туктыйсың шулай горур гына, нәкъ шул вакытта уң як күршең дә килеп туктый. Мерседесы белән… Һәм син аңлыйсың – тынычланырга иртәрәк икән әле…
Шул рәвешле чабасың. Эш—кредит-эш-зарплата-банк-кибет-кредит-эш… Һәм дөньяда тагы ниләр барлыгы бөтенләй кызыксынырмый башлый. Тормышның тизлеге арта, ә матурлыгы һәм кызыгы югала. Һәм бөтен кеше дә синең кебек яшидер кебек тоела башлый.
Алай түгел икән. Бу дөньяның әллә кемнәре бар һәм алар әллә нинди кызыклар уйлап табып, әллә нинди кызганыч хәлләргә калып, тормышларына төрлелек өреп яшиләр икән.
Матур гына бер инглиз хатыны туй күлмәген eBay аукционына куйган. «Өр-яңа диярлек. Нибары бер генә тапкыр, туйда гына киелгән, — дип белдерә ул – Шулай да химчисткага биреп алсагыз яхшырак булыр. Хыянәт исеннән чистартырга кирәк.»
Бактисәң, ул ире белән аерылырга җыена һәм суд чыгымнарын туй күлмәген сатып түләргә исәпли икән. Кызыкмы? Кызык, әлбәттә. Нечкә күңеллеләр мине оялтырга ашыгачак инде: нишләп кызык булсын, ни сөйлисең син, кешенең тормышы челпәрәмә килгән ич, бәхетсез мәхәббәт ич… Алар хаклы. Мәхәббәт ул үзе үк кызык нәрсә. Ә бәхетсез мәхәббәт – икеләтә кызык. Гомумән, үзеңә һәм якыннарыңа килмәгән бәхетсезлек һәрвакыт кызык була.
Ләкин моның дәвамы да бар әле. Әлеге күлмәкне бик кыйммәт хакка сатып алучы табыла. Һәм ул сатып алучы – үзенең ире булып чыга. Күлмәкне химчисткадан узырып ала да хатынына кабат кидерә һәм барсын а яңадан башларга тәкъдим итә.
Уэйкфилд дип аталган иңглиз шәһәрендә яшәүче Джокер Саймон О’Кэйн исемле бер адәм шул ук eBay аукционында… хатынын сатуга куйган. Бу хакта The Daily Mirror гәзите хәбәр итә.

Джокер Саймон О’Кэйн исемле бер адәм шул ук eBay аукционында… хатынын сатуга куйган.

Әлбәттә, кеше белән сәүдә итү яхшы нәрсә түгел. Моның өчен төрмәгә ябарга да мөмкиннәр. Ни әйтсәң дә колбиләүчелек дәвере еракта калган. Һәм тагын әллә нәрсәләр дип ирне тиргәргә мөмкин. Бу яхшы күренеш түгел. Әмма кызык.
Ир аны үзенчәлекле машина рәвешендә тәкъдим итә һәм болайрак сурәтли: «Кузовы бик матур, төсе соклангыч, тиз кабына, тарту көче яхшы… Яңа түгел, куллануда булган, әмма тагын бик озак куандырырлык ныклыгы бар.» Сатуга ник куюын аның вакыт-вакыт бер сәбәпсезгә бик тавышланып эшләве белән аңлата.
Һәм иң кызыгы… Моны ул шаяртып кына эшләгән инде, хатынын ирештерер өчен генә… Иң кызыгы… Монсына ир үзе дә аптырап кала… Ике көн үтүгә, беренче сатып алучы пәйа була һәм хатын өчен 86 мең доллар тәкъдим итә.
Ә косметолог булып эшләүче егерме җиде яшьлек Леандра бу хакта танышларыннан ишетә һәм чыгырыннан чыга. «Мин аны бәреп үтерергә әзер идем», — ди ул. Әмма хатынны иренең аны сатуга куюы түгел, ә иң уңышсыз фотосын интернетка элүе ныграк борчый.
Бер дә юктан гына менә шундый маҗаралар уйлап таба халык. Үзләренә дә рәхәт, башкаларга да кызык. Бер карасаң, бәхет шул бит инде ул – башкаларга да кызык булган рәхәтлек.

(Барлыгы 79 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .